Балаларга – татлы күчтәнәчләр

 «Татнефть» хәйрия фонды Түбән Камадагы инвалид балаларга Мәскәү күчтәнәче юллады.

Илебез башкаласы күчтәнәче дип һич тә арттырып әйтү түгел. Чөнки «Choco Pie» күчтәнәче чикләнгән җаваплылыктагы «Лотте РФ РУС» җәмгыяте тарафыннан җитештерелгән. Ә Корея фирмасы «Лотте РФ РУС» үзе  «Мәскәү  Кремленең  рәсми тәэмин  итүчесе» исеменә ия.

«Choco Pie» күчтәнәче салынган тартмаларны тиешле кешеләренә тапшырып  бетерү үзе генә дә күп вакыт алганлыктан, шәһәрдәге оешмалар һәм, шул исәптән, Түбән Кама шәһәре үзәк мәчетенең яшьләр бүлеге дә бу эшкә җәлеп ителде. Мәчет волонтёрлары «Choco Pie» китереп бушатылган урыннан 18 тартманы алып, «Инвалид балаларның ата-аналары һәм опекуннары ассоциациясе»нә илтеп бирделәр. әлеге ассоциация рәисе урынбасары Галина Паняева бүләкләрне кабул итеп алды.

Ассоциация рәисе Светлана Гыйльманова әйтүенчә, бу күчтәнәчләр шушы көннәрдә 14.00-16.30 сәгатьтә Студентлар урамындагы 13нче йортта урнашкан үз офисларында өләшенәчәк.