Күрү сәләтеннән мәхрүм имам  җомга вәгазе сөйләде

24 декабрьдә Түбән Кама шәһәре үзәк мәчетендә җомга вәгазен  Казанның «Ярдәм» имамы, тернәкләндерү үзәге мөгаллиме Фәнис  хәзрәт  Миңнегәрәев сөйләде.

Түбән Камага ул «Ярдәм» мәчете имамы Рөстәм хәзрәт Әминов һәм Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге хезмәткәре   Марсель хәзрәт Миңнегалиев белән бергә килгән иде. Бу эшлекле сәфәрнең максаты –  мөселманнарны «Читаю Коран душой» акциясенә җәлеп итү.

Күрү сәләтеннән мәхрүм булган Фәнис хәзрәтнең  үз күзләрең белән бу якты дөньяны, табигать матурлыкларын күрә алу бәхете һәм Раббыбыз тарафыннан адәм балаларына бирелгән башка нигъмәтләр хакында сөйләвен  җомга намазына килүчеләр игътибар белән тыңладылар. Шул бәһасыз нигъмәтләрне кешеләрнең гадәти бернәрсә итеп кабул итүләре турындагы сүзләрен мөселманнарны аеруча тәэсирләндерде.

Түбән Кама мөхтәсибе, шәһәр үзәк мәчете имам-хатыйбы Салих хәзрәт Ибраһимов җомга намазыннан соң ук, мәхәллә халкын «Читаю Коран душой» акциясендә катнашырга чакырып, видеоязма аша мөрәҗәгать итте.

Бу махсус акцияне оештыруның максаты – Коръән китабын,  күрү сәләтеннән мәхрүм кешеләр дә укысын өчен, Луи Брайль системасы буенча бастырып чыгаруга акча җыю. Махсус система буенча бастырылган Коръән  6 том тәшкил итәчәк, аның бәясе – 7600 сум. Бу игелекле эшкә үзенең хәләл өлешен кертергә теләүчеләр +7-960-048-07-78 номеры аша акча сала алалар. Акча күчерүче кешенең үз исем-фамилиясен күрсәтүе сорала.