Мөслимәләрнең чираттагы очрашуында 

23 декабрьдә мөслимәләр клубында «Интернетта – бизнес. Беренче адымнар» темасына очрашу оештырылды. Анда Айгөл Фәизова үзенең авторлык курсын тәкъдим итте.

«Сөләйман» кафесында кичке чәй табынында уздырылган очрашуга барлыгы 25 мөслимә килгән иде. Айгөл Фәизова үз шәхси эше белән шөгыльләнергә теләүчеләргә интернетта бизнесны ничегрәк башларга икәнен аңлатты.

Орчашуда катнашучылар өй шартларында ясалган сырны тәмләп карап, үз бәяләрен бирделәр. Шулай ук, 1 февральдә билгеләп үтелә торган Халыкара хиҗап көнен уздыруга кагылышлы уй-ниятләр белән  дә уртаклаштылар.