Намаз укырга өйрәтәләр

Түбән Кама шәһәренең үзәк мәчетендә «Намаз – бәхет ачкычы» курсы намаз укырга өйрәнергә теләүчеләрне үзенә җыйды.

Үзәк мәчеттә дүртенче мәртәбә оештырылган бу  курс теория һәм практикадан торган биш дәресне үз эченә ала.  Курсның үзенчәлеге шунда: ул бары тик шимбә көннәрендә генә уза. Ягъни,  биш атна рәттән, һәр шимбәдә иртәнге  9дан көндезге сәгать  12гә кадәр  мәчеткә килеп, намаз уку тәртипләрен үзләштерәчәкләр.

Хәзергә әле төрле яшьтәге  25 хатын-кыз һәм 20 ир-ат  җыелган.  Беренче килүләрендә аларга, намаз укырга өйрәнүдә ярдәмлек буларак, тиешле әсбап һәм башка кирәк-ярак таратылган.  

Намаз укырга өйрәнүчеләр  өчен махсус программа ике телдә – үзебезнең татар телендә һәм, шулай ук, рус телендә төзелгән. Аның өстенлеге шунда: хәтта үткән шимбәләрдә мөмкинлек тапмаган  кешеләр дә алдагы шимбәләрдә мәчеттәге намаз  укырга өйрәнүчеләр төркеменә кушыла  ала. Иң мөһиме, теләк кенә булсын!