Көзге өмәдә

17 октябрьдә Түбән Кама шәһәре үзәк мәчетендә якшәмбе өмәсе булды.

Яшьләр, картлар һәм балалары белән бергә әтиләр дә җыелып, мәчет биләмәләрен җыештырдылар. Һәркем үз көченнән килгәнчә тырышты: көзге корыган сары  яфракларны җыеп капчыкларга тутырдылар, ишегалдын һәм мәчетнең тирә-ягын чүп-чардан җыештырдылар.  

Бу өмәнең  Россия күләмендә беренче мәртәбә билгеләп үтелгән Әтиләр көнендә һәм кояшлы көздә оештырылуын да әйтик. Ул, чын мәгънәсендә, хезмәт  һәм әтиләр көне булды.