Садака бирү ниятегез булса

Җомга вәгазе – туры эфирда

 Түбән Кама шәһәре үзәк мәчетендәге җомга вәгазен туры эфир аша да карарга, тыңларга була.

Аны инстаграмда https://www.instagram.com/muhtasibatnk/  күрә аласыз. Шулай ук, җомга вәгазен  кесә телефонындагы ватсапта да карап була:  https://www.youtube.com/c/Muhtasibatnk

Садака бирү ниятегез булса

Садаканы турыдан-туры шәһәр үзәк мәчетенә китереп тапшыру белән беррәттән,  заманча технологияләр аша бирү мөмкинлеге дә бар.

Бу максат өчен мәчеттәге садака тартмаларында терминаллар көйләнгән. Банк  карточкагыздан шул терминал аша садака күчереп була.

Мәчет сайтына ( https://muhtasibatnk.ru/home/) кереп, андагы махсус «бит»ләр ( https://muhtasibatnk.ru/pozhertvovanie/ яки http://akkaen.ru/home/sadaka/ )  аша шәһәр үзәк мәчете файдасына яки яңа мәчет төзелешенә дә акча күчерә аласыз.