Матәм көнендә

11 октябрь Татарстанда матәм көне дип игълан ителде.  Шуңа бәйле рәвештә, алдагы көнне үк, Түбән Кама мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов әлеге фаҗигадә һәлак булганнарның якыннары һәм туганнарының кайгысын уртаклашты, Раббыбыздан бакыйлыкка күчкәннәрнең гөнаһларын кичерүен сорап, дога кылды.  «Самолетка бәйле фаҗига әле яши генә башлаган яшь кешеләрнең гомерләрен өзде. Бу фаҗига һәммәбезне тетрәндерде, – дип сөйләде имам-мөхтәсиб урынбасары Булат хәзрәт Баһаветдинов та. – Беркем дә үзенең җирдәге тормышы ничә яшьтә өзеләчәген, кайда һәм кайсы вакытта бакыйлыкка күчәчәген белми.  Шуңа күрә үзебезгә бирелгән гомерне дөрес итеп уздыру, игелекле эш-гамәлләрне мөмкин кадәр күбрәк кылырга омтылу зарур».