Үзәк мәчеттә – үгет-нәсыйхәт сәгате

17 февральдә Түбән Кама шәһәре үзәк мәчетендә мөслимәләр өчен үгет-нәсыйхәт сәгате уздырылды.

Аның максаты иманны тагын да ныгытуга һәм игелекле гамәлләрне арттыруга юнәлдерелгән иде. Мөслимәләр өчен олы бер тормыш дәресенә тиң бу тәрбияви сәгатьне Роза ханым оештырды.

Мөслимәләрне мәчетнең хатын-кызлар бүлеге эше, мохтаҗларга ярдәм һәм социаль яктан әһәмиятле булган башка проектлар белән таныштырдылар. Бирегә җыелган мөслимәләрнең уй-фикерләрен белү максатыннан, язмача сорау-җавап алымы да кулланылды. Бу исә яңа тәкъдимнәр туплау мөмкинлеге бирде. Алар алга таба эшне тагын да яхшыртуда кулланылачак.

Биредә китерелгән Коръән аятьләре һәм пәйгамбәребез хәдисләре һәркемне үзендә бары тик яхшы сыйфатлар гына тәрбияләүгә этәргеч бирер. Тәрбияви мисал итеп, озак еллар дәвамында Түбән Кама мөхтәсибәтендә эшләгән Габделкәрим хәзрәт Моратовның тормыш юлы турында сөйләнде.

Соңыннан исәннәргә дә, әрвахларга да ике дөнья бәхете, ике дөнья шатлыгы теләп догага кул күтәрделәр...