«Чайка»дагы кышкы ял

Түбән Кама мөселманнарының йөздән артыгы 10 гыйнвар көнен шәһәр янәшәсендәге «Чайка» ял базасында уздырдылар.

Мөселман гаиләләре өчен «Чайка»дагы кышкы ял – күптәннән килә торган күркәм бер гадәт. Урманга сыенып утырган «Чайка»дагы саф һавада, шәригать кануннарын саклап ял итү һәм күңел  ачу үзе бер бәхет ул. Берсеннән-берсе мавыктыргыч уеннар, бәйрәм кәефе, хәләл ризык болай да күтәренке күңелләрне тагын да дәртләндерә. Шуңа күрә дә олысы-кечесе – аерым түгәрәкләрдәге ирләр дә, бергә җыелган  хатын-кыз да дөньяларын онытып таудан шудылар, йомшак карда аунадылар. Кар  сарган биек чыршылар арасында намаз укыдылар, учакта кыздырылган ит белән сыйландылар, кайнар чәй эчтеләр. 

Видео - https://youtu.be/LUmwfCa4cOQ