Мәчет ишегалдын кардан чистарттылар

Соңгы көннәрдә туктаусыз яуган кардан шәһәр үзәк мәчете ишегалды күмәк көч белән чистартылды.

Мәчеттәге өйлә намазыннан соң, яшенә һәм дәрәҗәсенә карамастан, һәркем ишегалдына чыгып, кулына  көрәк алды. Трактор карны эттерә алсын өчен, алар мәчет бинасының тирә-ягын, баскычларны кардан  арындырдылар.

Әле кыш уртасы гына, шулай булгач, кары да, бураннары да булмый калмас. Димәк, бу юлы мәчет ишегалдындагы кар көртләрен көрәүдә катнаша алмаган кешеләргә алга таба игелек эшләргә мөмкинлек булачак, дигән сүз. Чөнки шәһәрдәге йортларның ишегалларын – урам себерүче-дворниклар, ә урам юлларын  коммуналь хезмәттәгеләр җыештырса, мәчет ишегалдын чистарту өчен махсус белгечләр юк. Шунлыктан, анысы игелек кылырга теләүчеләр көче белән башкарыла.