Балаларның кышкы ялы

Үтеп киткән елның 27-31 декабрь көннәрендә «Ихлас»  рухи-тернәкләндерү үзәгендә  7-14 яшьлек малайлар өчен кышкы ял оештырылды.  Малайлар «Ихлас»ка иртән-иртүк килеп, кояш баеганга кадәр вакытларын төрле файдалы шөгыльләр белән үткәрделәр. Алар күперләр, кораблар төзеделәр,   тирда аттылар, батутларда  сикерделәр, футбол уйнадылар, әти-әниләре өчен үз куллары белән бүләкләр ясадылар.  Ял азагында аларның үзләренә дә бүләкләр өләшенде.