Корбанлык ите өләшенә

Мохтаҗларга, язмышның авыр сынауларына дучар булганнарга корбанлык ите өләшү дәвам итә.

Игелек кылып әҗер-савап алырга омтылучы мөселманнар (үз шәхси автомобильләрендә һәм җәяүләп тә), мәчеткә тапшырылган исемлекләр буенча, инде алты йөзгә якын кешенең өенә  корбанлык ит илтеп бирделәр.

Түбәнкамалылар шәһәр үзәк мәчетенә барлыгы тонна ярымлап корбанлык ите  китерделәр. Ул ит мәчет ишегалдындагы махсус урында  пакетларга тутырылып, инвалидлар җәмгыяте  җитәкчелеге һәм, шулай ук, СТОС рәисләре тапшырган исемлекләр буенча мохтаҗларга өләшенә.

Тагын бер кат искәртәбез: мәчет корбанлык ит алырга теләүчеләрне исемлеккә язу белән шөгыльләнми, ә корбанлык итне өләшә генә!

Шуңа күрә дә, әгәр дә кем дә булса үзен мохтаҗлар рәтендә дип саный икән, йортлар өчен җаваплы «старший»ларга яки СТОС рәисләренә мөрәҗәгать итәргә тиеш...