Бәйрәм күчтәнәче

Язмышның авыр сынауларына дучар булган кешеләргә, күптәнге гадәт буенча, быел да махсус бәйрәм оештырылды.

Хәзерге шартларда аларны  мәчет ишегалдына махсус бәйрәм табыны әзерләп җыю мөмкин булмаса да, өйләренә гает күчтәнәче илтелде. Бәйрәм күчтәнәче – кайнар пылау, салат һәм ике кило корбанлык иттән (чи килеш) тора.  Аны мәхәлләбезнең ир-егетләре үз машиналарында таратып йөрделәр. Һәрвакыттагыча, бу юлы да физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләрнең исемлеген инвалидлар җәмгыяте һәм, шулай ук, СТОС җитәкчләре, йортлар өчен җаваплы булган кешеләр төзеп, мәчеткә китерделәр. Гает күчтәнәче шул исемлек буенча таратылды.

 Алар өчен корбанлык итне  мәчеткә халык китерде. Бу максаттан, шәһәр үзәк мәчете ишегалдында иртәнге 8дән  кичке сәгать 5кә кадәр (өйлә намазы укыла торган көндезге уникедән сәгать бергә кадәр тукталып торып) корбанлык ит җыю оештырылды.