Корбан гаетендә

Иртәнге кояшның беренче нурлары Түбән Кама шәһәре үзәк мәчете манарасына төшкәндә мәчет ишегалды инде халык белән тулган иде. Бар да махсус саклагыч чаралары булган бармакчалы бияләйләрдән, авыз-борыннарын каплагычлардан һәм, әлбәттә инде, үз үз намазлыклары белән гает намазына килгәннәр.

Корбан бәйрәме быел узган еллардагыдан үзенчәлеклерәк булды: шәһәрдә корбанлык мал чалынмады һәм корбанлык ите сатылмады. Ә шулай да корбанлык мал чалырга теләүчеләргә бу йоланы үтәүдә үзләренә булыша алырдай кешеләрнең телефоннарын мәчет вахтасыннан белешергә була иде.

Шушы үзенчәлекне исәпкә алмаганда, гает, һәрвакыттагыча, үз тәртибе белән үтте: Коръән уку, имамның вәгазе, гает намазы һәм мохтаҗларга ярдәм...

Мәчет ишегалдындагы халык Түбән Кама мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимовның бәйрәм вәгазен зур экран аша карадылар. Ул хәзерге вакытта рухи һәм тән сәламәтлеген саклауның һәркем өчен аеруча мөһим булуын искәртте. Бу афәт-сынау бик күпләрне уйланырга һәм шулай тиеш дип санарга гадәтләнгән тормыш уңайлыкларын өр-яңадан бәяләргә этәрде...

Түбәнкамалылар белән бер сафта шәһәр башлыгы Айдар Метшин дә гает намазы укыды.   Башкалар белән беррәттән, ул да  Раббыздан шәһәребез иминлеген, муллык,  һәммәбезгә сәламәтлек һәм бәхет сорап, кулларын догага күтәрде.

Корбан гаетенең өч көнендә дә мәчет ишегалдында  халыктан корбанлык ит җыю пункты эшләде. Ул ит, пакетларга салынып, мохтаҗларга таратыла.