«Рамазан – чикләрсез»

Бәйрәм күчтәнәче

Физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләр өчен Түбән Кама шәһәре үзәк мәчете оештыра торган хәйрия бәйрәме быел үзенчәлекле булды. «Рамазан – чикләрсез» дип аталган бәйрәм, гадәттә, аларны мәчет ишегалдына көйләнгән мул табынга җыя иде. Быел сый-хөрмәт өйләренә илтелде. Пылау, яшелчә салаты, гөбәдия салынган 250 пакет,  диненә һәм милләтенә карамастан, бу төр категория кешеләрнең адреслары буенча  таратылды. Аларның күбесе – олы яшьтәге һәм сәламәтлеге какшаган ялгыз кешеләр. Алар үзләрен шатландырган өчен,  күчтәнәч китерүчеләргә һәм бу иглелекле эштә катнашкан һәркемгә рәхмәтләрен җиткерделәр.

Тиешле санитария нормаларын үтәгән хәлдә, шәһәр буйлап үзләренең җиңел автомобильләрендә әлеге мохтаҗ кешеләргә күңел яктысы һәм җан җылысы таратучылар  – мәчеткә йөрүче игелекле егетләр.