Намазны – мәчеттә

Түбән Кама мәчетләре ишеге мөселманнар һәм бирегә килүче һәркем   өчен дә ачык. Әмма мәчеткә гыйбадәткә килүче мөселманнар билгеле  бер таләпләрне үтәргә  тиешләр.

 Ул таләпләр түбәндәгеләр:

1. 65 яштән узган өлкәннәргә мәчеткә, шул исәптән җомга намазларына килүдән тыелып торырга киңәш ителә. Бу очракта, җомга намазы урынына, гадәттәгечә, өйлә намазы укыла.

2. Мәчеткә намазга килүчеләр – кулларына  бармакчалы махсус бияләй (перчатка) кияргә, авыз-борыннарын махсус медицина каплавычы (маска) астына яшерергә һәм  үзләре белән  намазлыкларын алып килергә тиешләр.

3. Намазга басканда, сафта торучыларның тиешле дистанцияне  (янәшәдәге кеше белән ике ара – кимендә, 1,5 метр!)  саклаулары мөһим.

4. Намазга килүчеләрдән мәчеткә берьюлы 100дән артык кешене кертмәскә.

Түбән Кама мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов мәчеткә килүчеләр өчен булган кагыйдәләрне зур игътибар белән укырга һәм 5 июньдә җомга намазын мәчет ишегалдында тиешле дистанцияне саклап, ягъни  сафта басып торучы һәркем үз янәшәсендәге кешедән   1,5 метр ераклыкта торып укырлык итеп әзерләнеп килергә киңәш итә. Ә  65 яшькә кадәрге пенсионерлар җомга намазын мәчет эчендә укыячаклар. 65 яшьтән узганнарга, катгый рәвештә, мәчеткә җомга намазына килмәскә киңәш ителә.

Вазгыятьнең бар җитдилеген аңлап, “карантин” көннәрендә үзләрен чын мөселманнарча тотканнары өчен,  Салих хәзрәт барча мәхәллә халкына рәхмәтен белдерә һәм хәзерге яңа шартларда да, сабырлык үрнәге күрсәтеп, мөселманнарның үз-үзләрен тиешенчә тотачакларына өметләнә.