Фикер алышу

Түбән Кама муниципаль районы иҗтимагый советының 28 майда уздырылган утырышында Түбән Кама мөхтәсибе  Салих хәзрәт Ибраһимов та катнашты. Анда катнашучылар, "ZOOM" режимында, ике мәсьәлә  тикшерделәр. Беренчесе,  «Түбән Кама муниципаль районында хезмәт ресурслары һәм халыкның мәшгульлеге»; икенчесе,  коррупциягә каршы тору кысаларында 1нче спорт мәктәбе эшчәнлеге. Утырышта «Халык мәшгульлеге үзәге» һәм 1нче спорт мәктәбе җитәкчеләренең докладлары тыңланды. Фикер алышулар булды.