Шаһәдәтнамә

24 декабрьдә Түбән Кама шәһәре үзәк мәчетендә  райондагы җирле мәхәлләләрнең имамнарына үз вазыйфаларын яңа срокта башкару хокукы бирә торган Шаһәдәтнамәләр тапшыру тантанасы булды.  Имамнарга алдагы ике ел дәвамында дини һәм хуҗалык эшчәнлеге алып бирергә рөхсәт бирә торган бу  шаһәдәтнамәләрне  Татарстан  мөфтиенең  мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе Равил  хәзрәт Зөфәров  тапшырды.   Ул  имамнарга мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның  котлавын җиткерде,  ил-көнгә иминлек һәм муллык теләде.   Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының җәмәгать оешмалары белән багланышлар һәм милли мәсьәләләр  бүлеге начальнигы  Фәрһад  Сафиуллин да үзенең изге теләкләрен җиткерде. Ул дин әһелләренә түземлек, зирәклек теләп, Түбән Кама районындагы барлык авылларда да – халкының   милләтенә һәм диненә бәйсез рәвештә – хокук тигезлеге, үзара аңлашу өстенлек итүе һәм законнарның саклануы мөһим булуын ассызыклады. Бүгенге көнебезнең һәм киләчәгебезнең иминлеге  шуңа бәйле...

Вазыйфаларын  юрдик яктан раслый торган рәсми документ алган авыл имамнары, үзләренә ышанып тапшырылган шушы хезмәтне алга таба да дәвам итү өчен,   үз мәхәлләләренә таралыштылар... 

Равил  хәзрәт Зөфәров түбәнкамалылар белән аралашырга да, «Ихлас» һәм «Ихсан» үзәкләре эшчәнлеге белән танышырга да вакыт тапты. 35а микрорайондагы мәчет төзелешеннән он-лайн трансляцияне аеруча ошатып карады.