Хоккей буенча беренче турнир

22 декабрьдә Түбән Кама  мөхтәсибәте мөселман командалары арасында шайбалы хоккей буенча беренче турнир уздырды.  Турнирда  рреспубликабыз шәһәрләреннән алты команда катнашты:    «Казан нуры» (Казан), «Ихлас» (Түбән Кама), «Кәүсәр» (Яр Чаллы), «АИМ»   (Әлмәт), «Хыял» (Кукмара) һәм, шулай ук, Азнакай командасы. Хоккей  командалары югары дәрәҗәдәге осталыккка ия булганлыктан, Кама Аланы поселогының «Олимпия» сарае бозындагы уеннар киеренке  булды.  Беренче урында – «Казан Нуры»; икенче урында – «АИМ»; өченчедә – «Хыял».   Кунакчыл хуҗа буларак, «Ихлас» командасы турнир таблицасының иң соңгы урыны белән чикләнде. Турнирдан соң, традиция буенча, Кама Аланы мәчетендәге табын хоккейчыларны үзенә җыйды.