Мухлиса Буби

Шәһәр үзәк мәчетендә Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәрләре, Мөхлисә Бубыйның тууына 150 ел тулуга багышлап,  искә алу кичәсе уздырдылар. Бу кичәгә җыелган хатын-кызлар каршында китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина һәм китапханәчеләр чыгыш ясап, Әгерҗе районының Иж-Бубый авылында бу абыстайга багышлап конференция уздырылганын, әле шушы елны гына Тукай районының Чебенле авылы урынында аның әнисе истәлегенә таш куелганын сөйләделәр. Россиядә  хатын-кызлар өчен беренче мәдрәсәне оештырган һәм татар хатын-кызлары арасыннан бердәнбер казыя булган Мөхлисә абыстайга багышланган китапларны һ.б.  күрсәттеләр.