100 субай

 

Түбән Каманың 35а микрорайонындагы яңа мәчет  нигезенә субайлар кагу дәвам итә. Мәчет нигезен салу кебек игелекле эшкә акчаны халык үзе җыя, ә ул барлыгы   5 миллион сумга төшәчәк.  Хәзерге вакытка шуның 2 миллионы түләп куелган, шунлыктан төзелешнең  генераль подрядчысы – Яр Чаллы шәһәреннән   «Евростиль» эшкә кереште.  Ике «Камаз» машинасы, бер-бер артлы, субайларны ташып торалар, алар шунда ук нигезгә кагыла. Бер көнгә 30  субай сугыла.    Барлыгы 321 субай кагырга кирәк.  Шәһәр халкы мәчет төзелешенә үз өлешен керетеп калырга ашыга, шунлыктан нигез салу өчен кирәкле  сумма җыелып бетәр дигән ышаныч бар.    

Бу мәчет нигезенә беренче ташны салу тантанасында катнаша алмаган кешеләр өчен шәһәр үзәк мәчетнең матубгат хезмәте     VR 360 форматында  сюжет https://youtu.be/j1S89dFlJtk әзерләде. Виртуаль күзлекләр киеп караганда, сез үзегезне әлеге тантанада катнашучылар арасында яки төзелеш уртасында итеп хис итә аласыз.