Кичке тәрбия курсларына йөрүчеләрнең җыелышы булды

30 сентябрьдә  Түбән Кама шәһәре үзәк мәчетендә кичке тәрбия курсларына йөрүчеләрнең  җыелышы булды. Курсларга йөрергә ниятләүчеләр   үзләренә гыйлем бирәчәк мөгаллимнәр, курсларда нәрсәләр өйрәтеләчәге һәм фәннәрнең кайсы көннәрдә, сәгатьләрдә керү тәртибе-расписаниесе   белән таныштылар.   Җыелышта ясаган чыгышында  Фәнил  хәзрәт яңа гыйлем үзләштерүнең әһәмияте турында  искәртте. Булат хәзрәт мәчеттә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм эчке тәртип  хакында сөйләде. Әбдерәшит хәзрәт кичке тәрбия курсларына бәйле икътисадый һәм  хуҗалык эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләргә тукталды.