Имин гаилә ул –  җәмәгать иминлеге

25 сентябрьдә Түбән Кама шәһәре үзәк мәчетендә «Имин гаилә ул –  җәмәгать иминлеге» дигән темага «түгәрәк өстәл» уздырылды.  Бу юлы, җыелган халык алдында хәзрәтләр түгел, ә мәктәп директорының  уку-укыту буенча урынбасары Илнур Хәбибуллин  чыгыш ясады.  Көндәлек хезмәте турыдан-туры укучылар  белән бәйле булган бу  педагог  «Хәзерге заман гаиләсендә ата-аналар  белән балалар мөнәсәбәте», «Гаиләне ничек сакларга? Ышаныч яулау» һ.б. шундый мөһим мәсьәләләр турында сөйләде.  Шулай ук ул,    Түбән Кама муниципаль  районының әтиләр ассоциациясе эшчәнлегенә дә тукталды һәм мәчеттә дә әтиләр шурасы (совет) оештырырга тәкъдим итте. Муниципаль районның җәмәгать оешмалары  белән элемтә һәм милли мәсьәләләр бүлеге начальнигы   Фәрһад Сафиуллин, үз чиратында, аның сүзләрен хуплады. Түбән Кама җирлегендә үсмерләрнең һәм балигъ булмаганнарның җинаятенә кагылышлы статистик  мәгълүматка тукталды. Үз шәхси тәҗрибәсе турында сөйләп, «социаль  челтәр»нең яшьләргә нинди йогынты ясавына мисаллар да китерде.