Сирия

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин һәм  аның халыкара мөнәсәбәтләр буенча киңәшчесе, Түбән Кама мөхтәсибе Салих Ибраһимов  Сүриянең  Димәшкъ шәһәрендә  эшлекле сәфәрдә булдылар.

Россия Президенты карамагындагы халыкара конфессиональ эшче төркем Сүриягә килгәннең беренче көнендә вакыф һәм, шулай ук, мәгариф министрлары белән очраштылар. Ә сәфәрнең икенче көнендә Барза районында 1200 малайга исәпләнелгән мәктәпне  ачу тантанасында катнаштылар. Биш катлы бу мәктәпнең Россиядәге төрле конфессия вәкилләре тарафыннан җыелган 300 мең долларга (шул исәптән, 40 мең доллары  – Татарстан  мөселманнары  Диния  нәзарәте  керткән  өлеш   булып,  аның шактыен  Түбән  Кама  халкы  бирде)  өр-яңадан ясап-төзеп, сафка бастырылганын искәртү  урынлы булыр.  Шулай булгач, ерак Сүрия җирендәге әлеге мәктәпнең ачылуы – түбәнкамалыларның да хезмәте нәтиҗәсе. Сугыш күбесен ятим калдырган, күпчелеген гарипләндергән Сүрия балаларының үзләренә гыйлем алу мөмкинлеге бирүчеләргә  булган рәхмәтләре, догалары туган җиребезгә иминлек, муллык  китерсен...