Мәчет ишегалдындагы ярминкәдә 

  Түбән Кама шәһәре үзәк мәчетенең хатын-кызлар советы тарафыннан  оештырылган  һәм 21 июньдә шушы мәчет ишегалдында уздырылган ярминкәдә  кул эшенә һәм аш-суга оста булган 25 хатын-кыз катнашты.   

Мөслимәләр арасыннан талант ияләрен барлау максатыннан оештырылган ярминкәгә өч бала тәрбияләүче хуҗабикә Фәридә Галиева үзе ясаган рәсемнәрне алып килгән иде. Бу рәссамның  исеме һәм ул иҗат иткән картиналарны шәһәребездә күпләр белмидер дә. Аның рәсемнәре гадилеге һәм табигатьтәге тәңгәллекне  тоемлау дәрәҗәсе белән таң калдыра. Сүз уңаеннан, Фәридәнең күңел җылысы күчкән курчаклары  Швеция, Англия кебек илләрдәге шәхси коллекцияләрне бизи.  

Шәһәр электр транспорты предприятиесендә кондуктор булып эшләүче, мөмкинлеге булганда бәйләү белән шөгыльләнүче Миләүшә  Бадамшинага нәфис бизәкле шәл бәйләү өчен нибары бер атна вакыт җитә икән. Ул бәйләгән шәлләр генә түгел, кардиганнар да   гаҗәеп матур.  

Аның янәшәсендәге Лилия Абдунәгыймова ярминкәгә үзе ясаган курчакларны алып чыккан.   Лилиянең үз  сүзләренә караганда, курчак ясарга керешкәнче, иң элек, хәзрәтләр белән киңәшләшкән.  Алар әйткәнне истә тотып, курчакларның күзләрен-кашлары урынында махсус сызык-билгеләр генә ясаган. Аңа карап кына, табигый җепләрдән бәйләнгән курчакларның матурлыгы һич тә кимемәгән.   

Курчак ясау остасы янында ук – үзенең кызы Диана һәм туганнан туганы Гөлназ. Алар имбирлы прәнникләр һәм тәмле печенье пешереп алып килгәннәр. Лилия бу шөгыльгә  әле  күптән түгел генә керешсә дә, тәмлетамаклардан инде   аена  3-4  "заказ"   була икән. Татлы камыр ризыгы әзерләү өчен кирәкле чималны әтиләре таба, тиешле технология нигезендә әниләре пешерә. Балалар прәнникләргә ясар өчен төрле рәсемнәр уйлап табалар: анда пәйгамбәребезнең тормышы да, Дисней геройлары да, татар халкының милли бизәкләре дә чагыла. Кыскасы, гаиләләре белән үз яраткан эшләрен  тапканнар. 

Ярминкәдән соң,   кул эше осталары  коймак һәм тәм-томлы  чәй табыны  янында киләчәккә уй-планнар корып, гәпләшеп утырдылар.  Мөслимәләрнең күңел җылысы салынган кул эшләре шәһәргә файда китерсен өчен  ниләр эшләргә кирәклеге турында да сөйләштеләр. 

 

Түбән Кама шәһәре үзәк мәчетенең матбугат хезмәте.