Түбән Кама – халыкара аренада 

Россия Президенты карамагындагы дини оешмалар  белән үзара  багланышлар советының Сүрия халкына гуманитар ярдәм күрсәтү буенча халыкара эшче төркеменең сигезенче утырышында  Татарстан мөфтиенең халыкара мәcьәләләр буенча киңәшчесе Салих хәзрәт Ибраһимов та катнашты. 

Мәскәү патриархаты тышкы чиркәү элемтәләре бүлегенең зур залына    Россиядәге   дини оешмалар һәм, шулай ук, илебез хөкүмәте вәкилләре җыелды.   

Башкарылган эшләргә хисап ясалды. Шул исәптән,  Дәмәшек шәһәренең Барза районындагы урта мәктәп бинасын өр-яңадан төзекләндерүнең алдан расланган план нигезендә алып барылганына тукталынды. Бу мәктәпнең яңа уку елына укучылар кабул итәргә әзер булачагына ышаныч зур.  

Шулай ук  гуманитар ярдәм күрсәтү өчен  акча җыюны дәвам иттерергә дигән карарга да киленде.  Бу уңайдан, Сүрия халкына ярдәм итү теләге булган миһербанлы кешеләр өчен, Түбән Кама шәһәре үзәк мәчетендә махсус әрҗә куелган.