Башланды!

27 июньдә «Заря» җәйге сәламәтләндерү лагерында «Туган як-2019» ял курсы башланды.  170 малай һәм кыз урман куенында урнашкан «Заря»дагы агач өйләрдә яшәячәкләр.    14 июльгә кадәр дәвам итәчәк ялда  аларны  төрле кызыклы уеннар, ярышлар, экскурсия һәм походлар көтә. Әлбәттә, рухи тәрбиягә дә аерым игътибар биреләчәк. Балаларның «Туган як»ка беренче мәртәбә генә килүләре түгел, шунлыктан очрашу мизгелләре аеруча шатлыклы, күңелле булды.  «Туган як»та  балалар үзләрен өйләрендәге шикелле иркен хис итәләр, шуңа күрә дә уллары һәм кызлары өчен ата-аналарның күңеле тыныч. Аллаһы «Заря»лагерындагы  җәйге ялга җыелган балаларга һәм тәрбиячеләренә иминлек бирсен, сәламәтлекләрен тагын да ныгытып, рухи ял алып кайтуны насыйп итсен.