Болгар җыенында

Болгар

җыенында

Түбән Кама мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов,

муниципаль район башлыгы Айдар Метшин, администрация вәкилләре белән

беррәттән, түбәнкамалылар да күмәк рәвештә катнашты. Җыен узачак 15 июнь

иртәсендә кемнәрдер – автобуста, кайсыларыдыр җиңел машиналарда моннан 922 ел

элек Идел Болгарының ислам динен рәсми кабул итүен билгеләп үтәргә җыелды. Кичтән

үк килгән махсус төркем, аш-су остасы Айрат Зәбиров җитәкчелегендә, 200 кешелек

пылау пешерде. Мәхәллә халкының һәм, шулай ук, шәһәр администрациясенең ярдәме

нәтиҗәсендә, быел үзебезнекеләр белән берьюлы, Болгар җыенына килгән башка бик күп

кунакларны да пылау белән сыйлау мөмкин булды. Халкыбызның фаҗигале тарихын үз

хәтерендә саклаган Болгар күгендә, күңелләрдә якты киләчәккә өмет уятып, салават

күпере балкыды...

   

Түбән Кама шәәһре үзәк мәчетенең матбугат хезмәте.