Мәхәллә җыелышы

 12 июньдә Түбән Кама шәһәре үзәк мәчете мәхәлләсенең җыелышы уздырылды. Аны Түбән Кама мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов алып барды.  Ул Рамазан аена нәтиҗә ясап, ирешелгән уңышларга тукталды,  ай дәвамында орашырга туры килгән кыенлыклар турында да сөйләде. Рамазанның  һәр киче саен 700дән артык кешене ашату  бер дә җиңел эш түгел. Шуңа карамастан, ифтарлар  тиешле дәрәҗәдә оештырылды, бу исә мәхәллә халкының  бердәмлеге хакында сөйли. 

Үз чиратында, Рафагыйл бабай  мөселманнар арасыннан  –   утыз көн дәвамында ифтар  өчен  азык-төлек сатып алып, мәчеттәге аш-су әзерләүче осталарга алып кайтып биргән, табын корган, авыз ачарга җыелган халыкны ашаткан, соңыннан табыннан савыт-сабаны  һ.б. җыеп алган, чиста итеп юган һәм боларның барысын да санитария таләпләренә туры китереп башкарган  яшьләргә  мәчеттәге өлкәннәр исеменнән рәхмәт җиткерде.  

  Җыелыш барышында шәһәр үзәк мәчете бинасының бүгенге көндәге торышы турында да сөйләштеләр. Аерым алганда, еллар узган саен искерә барган бинаны карап-төзәтеп тору  зарурлыгы, шуның белән беррәттән, мәчеттә ныклы тәртип булырга тиешлеге хакында да сүз булды.    Салих хәзрәт өлкән яшьтәгеләргә мөрәҗәгать итеп, элек аларның   бик таләпчән булганлыкларын искә төшерде һәм үсеп килүче буынны тиешенчә тәрбияләүгә әһәмият бирергә чакырды. 

 Билгеле булганча, 35нче микрорайонда мәчет төзелешенә керешелде.  Бу көнүзәк мәсьәлә буенча район гражданнары җыены булды, шулай ук, ул шәһәр администрациясендә дә каралды.  Мәчет төзү өчен түбәнкамалылар тарафыннан   1 миллион 700 мең сум акча җыелган.  Шәһәр үзәк мәчете төзелешендә катнашкан  Кираметдин хаҗи, әле исән булып, мөмкинлеге бар чакта һәркемнең  мәчет төзелешендә катнашып, бу тормышта игелек эшләп калырга тиешлеге хакында сөйләде.    

  Җыелышта «Ихлас» рухи-әхлакый тернәкләндерү үзәге эшчәнлегенә дә тукталынды.  Шуңа бәйләп, балаларның  җәйге ялларын  тиешенчә оештыру  турында да сүз алып  барылды.   

  Соңыннан, Салих хәзрәт мәчетнең шәһәр тормышы белән турыдан-туры бәйләнгән булуын; икътисад,   социаль  һәм мәдәнияткә кагылышы мәсьәләләрнең шәһәр  администрациясе һәм башка дин вәкилләре белән аңлашып, берлектә хәл ителүен әйтте.   Рамазан гаетенә кадәр җыелган  фитыр  садакасы  исәбенә Түбән Камадагы  мохтаҗ гаиләләрдән 900енә ярдәм    күрсәтелгән. Шулай ук, мөселманнар шәһәр зиратын тәртипкә китерү, төзекләндерү  бурычын хәл итүдә дә ярдәм итәләр. Мәчеттәге аксакаллар үз  чыгышларында мондый төр ярдәмнәрнең мөһимлеген  искәрттеләр.  

 

 

Түбән Кама шәһәре үзәк мәчетенең матбугат хезмәте