Рамазан гаетенең үзенчәлекле кунаклары

Ураза гаетенең икенче көнендә, күптәнге күркәм гадәт буенча, физик

мөмкинлекләре чикле булган түбәнкамалылардан 200дән артыгын

шәһәр үзәк мәчете үзенә җыйды.

Түбән Кама мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов аларны Рамазан бәйрәме

белән котлады һәм ел саен бәйрәмгә үзәк мәчеткә килүләре, шуның

белән мөселманнаргаАллаһы ризалыгы өчен игелек кылу җае тудырулары

өчен рәхмәтен җиткерде. Түбән Камада заманча мәчет төзелә башлаганы, ул

мәчетнең коймалары да, баскычлары да булмаячагы, ә моның исә үз

аякларында йөри алмаган кешеләргә кереп-чыгып йөрү өчен уңайлы

булачагы турында сөйләде. Салих хәзрәтнең сүзләре язмышлары катлаулы

булган бу кешеләргә көч өстәгәндәй, рухларын ныгыткандай булгандыр.

Марат хәзрәт Хафизов изге Коръән аятьләрен укыганнан соң, барысы

бергәләп догага кул күтәрде. Бу мизгелләрдә һәркем, күңеленнән генә –

үзенә, шәһәребезгә, илебезгә һәм бөтен җир шарына иминлек сорап

Аллаһыга ялваргандыр.

Соңыннан барысы да бәйрәм табынына утырды. Өстәлләр җиләк-җимеш,

тәм-том, татлы камыр ризыгы белән тулы иде. Бәйрәмнең бу үзенчәлекле

кунаклары һәр ризыкны яратып ашады. Әлбәттә, һәр елдагыча, учак

өстендәге зур казанда алар өчен тәмле пылау да пеште.

Түбән Кама шәһәре үзәк мәчетенең матбугат хезмәте.