Түбән Камадагы ураза бәйрәмендә

Һәр елдагыча, Түбән Кама шәһәре үзәк мәчетендә ураза гаете меңнәрчә кешене   үзенә   җыйды.     Бәйрәм   Түбән   Кама   мөхтәсибе     Салих   хәзрәт

Ибраһимованың вәгазе белән башланып китте. Үзенең вәгазендә ул иманлы

кешеләр   тормышында   мәчетнең   тоткан   урыны   турында   да   сөйләп,

шәһәребездә тагын бер мәчет төзүнең мөһимлеген   искәртте.  Салих хәзрәт

бирегә җыелган һәммә кешене Рамазан бәйрәме белән котлады, 

гаиләләргә – минлек, шәһәребезгә һәм илебезгә тынычлык теләде. Гает намазы   укырга

ниятләүчелр   мәчеткә   генә   сыймаганлыктан,   ишегалдына   түшәлгән

келәмнәргә дә саф-саф булып бастылар. Бәйрәм   намазыннан   соң,   халык   «Гаилә»   паркына   –   Рамазанга

багышланган тамаша карарга юнәлде.  Төп сәхнә тирәсенә җыелган кешеләр

«Ихлас»  үзәгенә  йөрүче  малайлар  һәм   кызларның  чыгышын  күңел   биреп

карадылар. Театральләштерелгән тамашаны, соңгы еллардагы күркәм гадәт

буенча, Хәбиб алып барды. Тамашадан соң ук башланган спорт уеннарында

һәм     кызыклы   ярышларда       балалар   гына   түгел,   олылар   да   бик   теләп

катнаштылар.       Паркта,   шулай   ук,   төрле     мастер-класслар   уздырылды.

Викторина   сорауларына   тиз   һәм   дөрес   җавап   бирүчеләр   бүләккә   ия

булдылар.

Түбән Кама шәһәре үзәк мәчетенең матбугат хезмәте.