Түбән Кама шәһәренең 36нчы микрорайонында урнашачак яңа мәчет төзелешенә акча җыюга керешелде

Бу хакта, шәһәр үзәк мәчетенә җомга намазына җыелган халыкка, вәгазь сөйләр алдыннан Түбән Кама мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов хәбәр итте. Әлбәттә, мәчет төзелешенә хәләл акчасы белән ярдәм итү-итмәү һәркемнең үз ихтыярында. Ә шулай да, Салих хәзрәт, мөмкинлеге булганнарны юмартлык күрсәтергә – гаиләдәге һәркем исеменнән 1000 сум акча салып, Аллаһы йорты төзелешенә лаеклы өлеш кертергә чакырды. Бу максаттан, шәһәр үзәк мәчетенә керүгә, ишекнең каршы ягында, махсус әрҗә куелган. Шулай ук,акча күчерү өчен банк реквизитлары да күрсәтелгән. Изге рамазан аенда һәр игелекле гамәлнең Аллаһы каршында савабы бик зур булуын исәпкә алып, бу игелекле эштән беркем дә читтә калмас.

Өстәмә әгълүматны түбәндәге номер белән шалтыратып, телефон аша белешергә була: (8-8-555)-42-08-68.