Рамазан башланды

Түбән Кама шәһәре үзәк мәчетендә, изге Рамазан ае башлану

уңаеннан, матбугат конференциясе уздырылды.

Матбугат конференциясе барышында Түбән Кама мөхтәсибе, шәһәр үзәк

мәчете имам-хатыйбы Салих хәзрәт Ибраһимов түбәнкамалыларны бу изге

айда, Аллаһы ризалыгын өмет итеп, мөмкин кадәр күбрәк игелек кылырга

чакырды. Шулай ук, ул корреспондентларның сорауларына җаваплар бирде.

Бу елгы Рамазан ифтарларының үзенчәлеге – авыз ачучылар өчен

табынның мәчет ишегалдындагы палаткаларда түгел, ә мәчетнең үзендә

көйләнелүендә. Бу максаттан, мәхәллә халкы һәм хәйриячеләр ярдәмендә

мәчеттәге зур бүлмә (элекке бойлерная) үзгәртеп ясалды. Дөрес, әлегә

бүлмәне заманча итеп бизәү төгәлләнмәгән, аның каравы, янгын

куркынычсызлыгына кагылышлы таләпләр үтәлгән, вентиляция көйләнгән,

ифтар оештыру өчен тиешле шартлар бар.

Мәчеткә ифтарга килүчеләр быел «тәравих» намазларын, Аямеддин

хафиз Фәрхеддинов җитәкчелегендә укыячак. Түбәнкамалы мөселманнар

Рамазан ае дәвамында, әлбәттә, Аямеддин ярдәме белән, Коръәнне

тулысынча укып чыгарга ниятлиләр.