«Әй, егетләр!»

 28 апрельдә Түбән Камадагы «Ярыш» спорт комплексында «Әй,

егетләр!» дип аталган ярыш уздырылды.  Спортның берничә төрен үз

эченә алган бу ярыш инде унбиш елга якын оештырыла.   Аның максаты –

Татарстан мөселманнары арасында дуслык һәм туганлык җепләрен тагын да

ныгыту.    Түбән  Кама  белән  беррәттән,  Яр  Чаллы,  Әлмәт,  Алабуга,  Кама

Аланыннан килгән балалар һәм зурлар  спортның дартс, армспорт, гер күтәрү

һәм ирекле көрәш төрләре буенча   көч сынаштылар.  Ярыш барышы «You

Tobe»     аша   турыдан-туры   күрсәтелеп   барды,  шулай   ук,   аны  шәһәр   үзәк

мәчетендә көйләнгән экраннарда да күрергә була иде. 

Күркәм бер гадәт буенча, соңыннан барысы бергәләп, тәмле пылау белән

сыйландылар.