“Ислам дине нигезләре” курслары башлана

     Хөрмәтле шәһәрдәшләр!

1 нче октябрьдән шәһәребезнең Җәмигъ һәм 3 нче мәхәллә (Гагарина урамында) мәчетләрендә “Ислам дине нигезләре” курслары башлана. Дин белән якыннан танышырга теләгән һәр кеше, үзенә уңайлы булган иртәнге яисә кичке вакытта укырга языла ала. Балалар өчен дәресләр якшәмбе көннәрендә үткәрелә. 30 нчы сентябрь көнне 18:00 сәгатьтә укучылар өчен гомуми җыелыш була.

Тулырак мәгълүматны  8-987-293-04-63 телефоны аша белә аласыз.

Рәхим итегез!